Тәүлек эчендә Татарстанда 9 янгын чыккан

2014 елның 7 мае, чәршәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 69 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 7 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә - 1 тапкыр.  Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда  9 янгын. 1 кеше һәлак булган.  

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 3 янгын, җитештерү җиһазны монтажлау һәм эзерләү, конструкциядә җитешсезлек булу аркасында – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник чараларын дөрес кулланмау аркасынд – 2 янгын.   

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 16 тапкыр чыктылар. 3 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 4 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 10 тапкыр чыктылар. Шуларның 3се ишекләрне ачу буенча, ДТПга – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 6 тапкыр.

 

06.05.2014 ел  09.46  Югары Ослан  МР, Мәйдан авылы,  Беренче май урамы,  70 нче йорт.

Ут бер катлы бүрәнәле йортта чыга. Мәйданы 50 кв.м. Янгынны сүндергән вакытта коткаручылар, 1950 елгы ир-ат мәетен табалар. Фаҗиганең сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.

 

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

         Яткан җирдән тәмәке тартмаска           

         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.   

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International