Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 156 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 17 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә 57 тапкыр. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 5 янгын. 2 кеше зарар күрде, 2 кеше коткарылды.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, ут төртүдән – 2 янгын, электр приборларын кулланган вакытта техник чараларын дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 1 янгын, элект җиһазны кулланган вакытта кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, чуп –чарны һәм үләнне яндырган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 12 тапкыр чыктылар. 1 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 8 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 11 тапкыр чыктылар. Шуларның 5се ишекләрне ачу буенча, ДТПга – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 9 тапкыр.
05.05.2014 ел 19.56 Әлмәт шәһәре, Ленин урамы, 201 нче йорт.
12 катлы күп фатирлы йортның баскыч мәйданында иске җиһаз яна. Мәйданы 2 кв.м. Янгын сүндерүчеләр 2 кешене коткара. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.