Бүген Татарстан Республикасы РФ МЧС Баш идарәсендә һәм Татарстан Республикасы МЧС эш көне эвакуациядән башланды. Сигнал яңгырау белән норматив буенча 7 минут эчендә 192 хезмәткәр эвакуация юлы аша урамга чыгып бүлекләр буенча тезелделәр. Чара Министрлар Аппараты Кабинеты йөкләмәсе аша башкарылды. Шартлы янгын йортның бишенче катында бухгалтерия бүлмәләренең берсендә чыкты. Янгынчылар вакытында урынга килеп җитте, махсус янгын техникасы урнаштырылды. Эш тиз һәм оператив башкарылды.