5 майда Яр Чаллыда №47 кадетлар мәктәбендә Чечня Республикасында хезмәт бурычын үтәгән вакытта һәлак булган Новгородский Андрей Николаевич истәлегенә мемориаль такта ачылды (1978-1999). Андрей Николаевич 1978 елда 17 декабрьдә Яр Чаллы шәһәрендә туа. 1989-1994 елларда №47 мәктәптә белем ала. 73612 хәрби частьтә разведчик вазифасында хезмәт итә. Батырлык Ордены белән бүләкләнгән. Мемориальны ачу аның апасы Ольга Николаевна ихтыярына куелды.
Ильсияр Мубаракшина, “ТР 15 отряд ФПС” ФГКУ