Яр Чаллы шәһәрендә “КамАЗ” мәдәният Сараенда Татарстан Республикасы №15 федераль янгынга каршы хезмәт отряды Россия янгынчылыгы 365-еллыгына багышланган чара уздырды. Барлык кунаклар игътибарына махсус янгын техникасы күргәзмәсе оештырылды. “Янгынчы-коткаручы” корпусы кадетлары янгын сүндерү темасына чыгыш ясады. Чара хезмәтендә яхшы нәтиҗәләр күрсәткән хезмәткәрләрне медаль белән бүләкләү һәм бәйрәм концерты белән тәмамланды.
И.З.Мубаракшина, “ТР 15 отряд ФПС” ФГКУ