Татарстанда коры чирәмнән ут күчү сәбәбеннән 24 янгын чыкты

2014 елның 7 мае, чәршәмбе

      Татарстан Республикасында коры чирәмнән ут күчү сәбәбеннән 24 янгын чыкты, 1 кеше һәлак булды, 3 кеше тән җәрәхәтләре алды. Бу елны барлыгы 728 янгын чыгу очрагы теркәлгән, узган ел тиңдәш периодына караганда 12,4% күбрәк (648). Җирле идарә органнары белән коры чирәм һәм чүптән 1365 торак пункт чистартылды, 45 су тәэмин итү чыганагы булдырылды, өстәмә 36 мотопомпа сатып алынды, тагын 211 янгын техникасы булдырылуы карала.

      Полиция, янгынчылык, ирекле янгынчылык хезмәткәрләре саныннан торак пунктларда патруль тоту максатыннан профилактик группалар булдырылды. Аларның ярдәме белән инде 86 коры чирәм яндыру очрагы кисәтелде. 82 гражданин һәм 2 урындагы кешегә штраф салынды. Шулай ук махсус янгынга кршы режим вакытында 48 авыл, 113 экономика объекты, 213 масса-күләм кеше урыннары тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International