ЯҢАЛЫКЛАР


12
май, 2014 ел
дүшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 164 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 30 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә - 56 тапкыр. Республикада 13 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда  5 янгын. 1 кеше коткарылган.   

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, электр приборларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, утны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 4 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, мичнең төзек булмау аркасында– 1 янгын,  транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 1 янгын, ут төртүдән – 2 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 13 тапкыр чыктылар. 1 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 18 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 12 тапкыр чыктылар. Шуларның 7се ишекләрне ачу буенча,  башка чакырулар буенча – 5 тапкыр.


10
май, 2014 ел
шимбә

8 майда 14:00 Родина-мать каршыдагы узәк мәйданда тантанага шәһәрнең янгын сакчылар шәхси составын әзерләгәндә ФГКУ “ТР буенча 15 янгынга каршы отряды” эчке эшләр полковнигы Сергей Ильич Субботин тантана рәвешендә 1 һәм 2 дәрәҗәле «За отличие в службе» медалләрен тапшырды:

- эчке эшләр капитанына Александр Парфеновка, ООСиП инспекторына;

- эчке эшләр капитанына Рөстәм Мусинга, ПЧ-72 каравылханә начальнигына;

- эчке эшләр капитанына Ильшат Гариповка, ПЧ-72 каравылханә начальнигына;

- эчке эшләр капитанына Фәнил Гизәтуллинга, ПЧ-72 каравылханә начальнигына.

Эчке эшләр өлкән лейтенантына Рәфис Измайловка, ПЧ-54 ФГКУ “ТР буенча 15 янгынга каршы отряды” урынбасарына капитан званиесен алдан бирделәр.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 135 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 12 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә - 20 тапкыр. Республикада 12 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда  3 янгын. 1 кеше һәлак булган, 1 кеше коткарылган.   

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 4 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын,   электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, газ җиһазларын кулланган вакытта янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 15 тапкыр чыктылар. 7 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 10 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 15 тапкыр чыктылар. Шуларның 1се ишекләрне ачу буенча,  башка чакырулар буенча – 14 тапкыр.

 


9
май, 2014 ел
җомга

69нчы Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган тантаналы чаралар 9 майда 10:00 Ирек мәйданында меңнән артык кеше Казан гарнизоны шәхси составы төзелүеннән башланды.  Ирек мәйданындагы парад шуларның кульминациясе булып чыкты.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 117 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 21 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә - 28 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда  3 янгын.   

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 3 янгын,   электр җиһазны монтажлаганда янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, транспорт чараның электр челтәре төзек булмау аркасында – 1 янгын, 1 очракның сәбәбе ачыклана.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 16 тапкыр чыктылар. 9 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 5 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 10 тапкыр чыктылар. Шуларның 7се ишекләрне ачу буенча,  башка чакырулар буенча – 3 тапкыр.


8
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе

      Бөек Ватан сугышы җиңү Көне алдыннан сугышта һәлак булганнар һәйкәлләре территорияләрендә төзекләндерү эшләре үтте. Намуслы эш Арча районы Яңа Кинер һәм Үрнәк авыллары аерым пост хезмәткәрләре һәм Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәте Казан отряды янгынчылары ярдәме белән башкарылды. Җиңү көне һәрберебез өчен кадерле. Якты киләчәк өчен гомерләрен биргән геройлар исемнәре мәңге хәтердә.

      Азнакай шәһәре МБОУ “Азнакай шәһәре №4 Лицей» яшь янгынчылар дружинасы №8 мәктәп беренче сыйныф балалары өчен тантаналы дәрес уздырдылар. Дәрес янгынга каршы махсус режим бару уңаеннан янгын куркынычсызлыгы тематикасында үтте. “Балалар янгынга каршы” чарасы вакытында кечкенә укучыларга утның файдалы һәм куркыныч яклары турында сөйләделәр, махсус игътибар ут белән шаяру темасына бирелде. Яңа алган белемнәр яхшы истә калсын өчен укучыларга истәлек кәгазьләре өләштеләр.

      Түбән Кама халык иҗаты Йорты янындагы мәйданда ТР ГПС ОФПС-1 хезмәткәрләре махсуслаштырылган янгын техникасы күргәзмәсе оештырдылар. Кунаклар игътибарына егермедән артык янгын машинасы куелды, район халкы тулы күләмдә аларның эшен карады, мөмкинлекләрен белде. Күргәзмәдәнсоң бәйрәм концерты һәм хезмәтендә аерылган хезмәткәрләрне бүләкләү чарасы узды.

 

      Людмила Свойкина, ТР ОФПС-1

      Түбән Камада ТР ОФПС-1 57нче янгын частендә АЦ-6, 0-40 яңа янгын автоцистернасы тикшерелде. Яңа җиһазларны грузовик шиналары җитештерүче завод сагында торучы янгын часте өчен “Татнефть-Нефтехим» Идарә итүче компания сатып алды.

 

      Людмила Свойкина, ТР  ОФПС-1

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 71 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 10 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә - 10 тапкыр.  Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 1 янгын. 2 кеше һәлак булган.

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, электр челтәрне кулланган вакытта техник чараларын дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 2 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 13 тапкыр чыктылар. 3 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  2 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 10 тапкыр чыктылар. Шуларның 8се ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча – 2 тапкыр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International