Яшел Үзән янгын гарнизонында Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл һәм хәрби эшчәннәренә һәйкәл ачылды

2014 елның 7 мае, чәршәмбе
      Россия янгынчылыгының 365-еллыгына һәм алдагы Бөек Җиңү 69-еллыгына багышланган тантаналы чара Татарстан Республикасы федераль янгынга каршы хезмәт 8нче отряд 52нче янгын часте территориясендә узды. 3 ел элек мөселман гыйбадәт йорты һәм православ часовня төзелгән территориядә Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл һәм хәрби эшчәннәренә һәйкәл барлыкка килде. 5 очлы кызыл йолдыз формасындагы Стеланы Россия, Татарстан Республикасы һәм Россия МЧС флаглары янында урнаштырдылар. Чараны Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры – Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы Хәбибуллин Рафис Җәүдәтович ачты.       Чара вакытында “Маршал Василий Чуйков” медальләре белән Яшел Үзән янгынчылыгы ветераннарын бүләкләделәр. Алар арасында Тарасов Юрий НиколаевичМорозов Олег Владимирович, Захаров Евгений АлексеевичАхунова Дания Хасановна. Котлау сүзләре белән Яшел Үзән янгын гарнизоны Башлыгы Халиуллин Зөфәр Менхатович чыгыш ясады. Һәйкәл ачышы кадетлар вальс биюе белән тәмамланды. Барлык кунакларны хәрби кухня карабодай боткасы белән сыйладылар.         Ризидә Юсупова, ТР ФПС 8 отряд пресса хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International