ЯҢАЛЫКЛАР


9
декабрь, 2015 ел
чәршәмбе

Россия ГТХМ Баш идарәсе оператив төркеме Кырым Республикасы Бакчасарай шәһәренә исән-сау килгән һәм 5 КВт көчле 10 дизельгенераторны түләүсез куллануга биргән. Шуннан соң ГТХМ Баш идарәсе хезмәткәрләре Бакчасарай районы Вилино торак пунктында урнашкан. Алар шунда җылыту пунктын җәелдереп кайнар ризыклар белән кешеләрне ашаткан. Карт һәм хәлсез кешеләргә Татарстан Республикасыннан гуманитар конвой белән алып кайтылган шәмнәр бирелгән.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  51 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 17 тапкыр, кыска ялганыштан – 4 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 19 тапкыр. Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 2 янгын.

Коткаручы көненә багышланган чараларны үткәрү нигезендә Бакый Урманче исемендәге 2 нче Түбән Кама гимназиясенең 1 нче “Г” сыйныфы укучылары Федераль янгынга каршы хезмәт 1 нче отрядының 44 нче янгын сүндерү бүлегенә экскурсиягә бардылар.


8
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы гомумбелем бирү мәктәпләренең башлангыч сыйныф укучылары арасында “Бозда сак булам” республика балалар конкурсы нәтиҗәләнде. Конкурсның ахыргы, республика этабында 40 муниципаль берәмлекләрдән 300 дән артык эшләр килгән. Республика конкурс комиссиясе утырышы нәтиҗәләре буенча 10 рәсем сайлап алынган. Аның авторлары истәлекле бүләкләрне һәм дипломнарны алыр өчен 12 нче декабрьдә сәгать 10:00 гә “Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ ГИМС Үзәге” ФКУ чакырылган.

Шундый исемле балалар рәсеме конкурсы Татарстан Республикасы ГТХМ карамагындагы Эзләү-коткару хезмәте хезмәткәрләренең балалары өчен оештырылган иде. Конкурста барлыгы 76 рәсемне ясаган хезмәт эшчеләренең 60 тан артык бала катнашкан.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  60 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 0 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 14 тапкыр, кыска ялганыштан – 8 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 0 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 19 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 4 янгын. 1 һәлак булган.


7
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе

Мәскәүдә “Кыюлык йолдызлыгы” Россия ГТХМ ның Бөтенроссия фестивале җиңүчеләрен бүләкләүе узды. Лауреатлар санында Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең дә вәкилләре булган.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  53 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 19 тапкыр, кыска ялганыштан – 5 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 9 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 3 янгын. 1 зарар күрде.

Шундый көтелмәгән сүзләрне Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең финанс-экономика бүлеге башлыгы – “Россия ГТХМ ның иң яхшы экономисты” Әгъзамов Айрат Әмир улы әйтте.


6
декабрь, 2015 ел
якшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  56 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 18 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 11 тапкыр. Республикада 11 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 3 янгын. 1 кеше зарар күргән. 1 кеше коткарылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International