Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 53 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 19 тапкыр, кыска ялганыштан – 5 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 9 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 3 янгын. 1 зарар күрде.
Сәбәпләре: сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 2 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, транспортчараның механизмы төзек булмау аркасында – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, җылыту мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 9 тапкыр чыктылар. 3 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 5 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча - 1 тапкыр, водолаз эшләренә – 2 тапкыр, ДТПга – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр.
06.12.2015 ел 03.25 Түбән Кама МР, Поповка поселыгы, кояшлы урамы, 31 нче йорт.
Бер катлы бүрәнәле мунчада ут чыга. Мәйданы 25 кв.м. Беренче янгын расчетлары килгәч мунча ут эчендә була . Янгын нәтиҗәсендә, 1951 елгы ир-ат зарар күрә. Янгынның сәбәбе – җылыту мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау.
06.12.2015 ел 14.48 Мамадыш МР, Сотово поселыгы, Кама елгасы.
1979 елгы ир-ат «УАЗ Хантер» машинасы белән боз өстенә чыга, нәтиҗәдә машина бата. Елганың тирәнлеге 6 м, бозның калынлыгы 10 см. 2 нче зональ – эзләү коткору отрядының коткаручылары, 1979 елгы ир-ат мәетен чыгаралар һәм хокук саклау органнарына тапшыралар. Фаҗиганең сәбәбе тикшерелә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.