Кырымда гуманитар ярдәм белән

2015 елның 9 декабре, чәршәмбе

Россия ГТХМ Баш идарәсе оператив төркеме Кырым Республикасы Бакчасарай шәһәренә исән-сау килгән һәм 5 КВт көчле 10 дизельгенераторны түләүсез куллануга биргән. Шуннан соң ГТХМ Баш идарәсе хезмәткәрләре Бакчасарай районы Вилино торак пунктында урнашкан. Алар шунда җылыту пунктын җәелдереп кайнар ризыклар белән кешеләрне ашаткан. Карт һәм хәлсез кешеләргә Татарстан Республикасыннан гуманитар конвой белән алып кайтылган шәмнәр бирелгән.

Искә төшереп, электр энергиясе белән тәэмин ителү өзеклекләрен кичерә торган Кырым Республикасына гуманитар ярдәм күрсәтү максаты белән 3 нче декабрьдә Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсеннән 12 кеше һәм 3 берәмлек техникадан (шул исәптән Россия ГТХМ нан 10 кеше һәм 2 берәмлек техникадан) торган оператив төркем белән автотранспорт колоннасы Бакчасарай районына киткән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International