Татарстан Республикасы гомумбелем бирү мәктәпләренең башлангыч сыйныф укучылары арасында “Бозда сак булам” республика балалар конкурсы нәтиҗәләнде. Конкурсның ахыргы, республика этабында 40 муниципаль берәмлекләрдән 300 дән артык эшләр килгән. Республика конкурс комиссиясе утырышы нәтиҗәләре буенча 10 рәсем сайлап алынган. Аның авторлары истәлекле бүләкләрне һәм дипломнарны алыр өчен 12 нче декабрьдә сәгать 10:00 гә “Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ ГИМС Үзәге” ФКУ чакырылган.