Тәүлек эчендә Татарстанда 11 янгын чыккан

2015 елның 6 декабре, якшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  56 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 18 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 11 тапкыр. Республикада 11 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 3 янгын. 1 кеше зарар күргән. 1 кеше коткарылган.

Сәбәпләре: мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 4 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында  - 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, көнкүреш электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, җылыту мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 3 янгын, 1 очракның сәбәбе ачыклана.    

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 11 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 3 тапкыр чыктылар.

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр чыктылар.  Ишекләрне ачу буенча - 1 тапкыр,  югалган балыкчыны эзләү буенча – 4 тапкыр,  башка чакырулар буенча – 4 тапкыр.

05.12.2015 ел  19.16  Чүпрәле МР, Чуваш Чүпрәле авылы, Пролетарская урамы,20 нче йорт

Бер катлы кирпеч торак йортта ут чыга. Мәйданы 66 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1969 елгы ир-ат зарар күрде.Янгынның сәбәбе -   электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү. 

05.12.2015 ел  11.24  Лаеш МР, Меша елгасы.

МЧС коткаручылары боз астына төшеп киткән дүрт ир кешеләрне коткардылар. Фаҗиганең сәбәбе – бозда үзеңне тоту кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.

  Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.    

                                         

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International