“Минем әтием – коткаручы”

2015 елның 8 декабре, сишәмбе

Шундый исемле балалар рәсеме конкурсы Татарстан Республикасы ГТХМ карамагындагы Эзләү-коткару хезмәте хезмәткәрләренең балалары өчен оештырылган иде. Конкурста барлыгы 76 рәсемне ясаган хезмәт эшчеләренең 60 тан артык бала катнашкан. Хезмәтнең хезмәткәрләре составыннан махсус комиссия 10 иң яхшы эшне билгеләгән. Беренче урын өчен бәяле бүләк буларак планшет бирделәр, икенче һәм өченче урыннарны җиңүчеләргә кесә телефоннары бирелгән.

Калган номинантлар рәсем ясау җыентыгы (альбом һәм акварель буяулар) белән бүләкләнгән. Бүләкләү чәй эчү һәм истәлеккә фотографиягә төшү белән тәмамланды. Чара Татарстан Республикасы Эзләү-коткару хезмәтенең махсус техникасында балаларны йөртү белән дәвам итте, шуннан соң балалар бәйрәме “Ривьера” аквапаркына күчте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International