Безнекеләрне бел!

2015 елның 7 декабре, дүшәмбе

Мәскәүдә “Кыюлык йолдызлыгы” Россия ГТХМ ның Бөтенроссия фестивале җиңүчеләрен бүләкләүе узды. Лауреатлар санында Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең дә вәкилләре булган. “Россия ГТХМ ның иң яхшы коткаручы-кинологы” исеменә Россия ГТХМ ның Идел буе региональ үзәге филиалы – Казан эзләү-коткару отрядының 1 нче класс коткаручысы Ирина Федоткина лаек булган. “Иң яхшы каравыл башлыгы” исемендә “Татарстан Республикасы буенча Федераль янгынга каршы хезмәтнең 1 нче  Дәүләт янгынга каршы отряд” ФКУ 47 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең каравыл башлыгы менә инде өченче тапкыр иң көчле булып чыккан. Һәм өстәвенә, бу елда беренче тапкыр “Россия ГТХМ ның иң яхшы экономисты” исемен җиңүче табылган. Аңа Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең финанс-экономика бүлеге башлыгы, эчке хезмәт полковнигы Айрат Әгъзамов лаек булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International