Шундый көтелмәгән сүзләрне Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең финанс-экономика бүлеге башлыгы – “Россия ГТХМ ның иң яхшы экономисты” Әгъзамов Айрат Әмир улы әйтте.
– Әлбәттә, минем “Кыюлык йолдызлыгы” профессиональ осталык конкурсында катнашасым килгән иде. “Иң яхшы экономист” исеме беренче тапкыр, җитмәсә ГТХМ өчен юбилей елында һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгында барлыкка килде, - диде Айрат Әгъзамов. – Дөресен генә әйткәндә, бу исемгә лаек булып җиңү генә түгел, ә Россия ГТХМ ның иң яхшы экономисты буларак тарихка да керү мине бик шатландыра.