– Әлегә республика сулыкларында бозлы хәл ачыктан-ачык тотрыксыз үзенчәлектә, – дип билгеләде Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең су объектларында куркынычсызлык бүлеге башлыгы, Татарстан Республикасы Кече көймәләр буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов. – Бу декабрь уртасының үзенчәлеге булмаган аномаль югары температуралар белән бәйле. Хәзергә боз капламасы култыкларда, вак буаларда һәм күлләрдә генә бар. Ә менә зур сулыкларда боз юк яисә ул бөтенләй тотрыксыз.
Боз туктау башланганыннан бирле 5 кеше һәлак булган, тагын 42 кешене коткаручылар һәм ГИМС хезмәткәрләре коткарган.