Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 56 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 6 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 17 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 19 тапкыр. Республикада 3 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 2 янгын. 1 кеше коткарылган.
Сәбәпләре: транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 1 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 5 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга чыкмадылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 7 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча - 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 4 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр.
09.12.2015 ел 19.45 Казан шәһәре, Мәскәү районы, Ямашев урамы, 22 нче йорт.
Биш катлы панель торак йортта, бишенче каттагы ике бүлмәле фатирда ут чыга. Мәйданы 1 кв.м. Янгын сүндерүчеләр, 1927 елгы ир-атны коткара. Янгынның сәбәбе – сүндерелмәгәзн тәмәке төпчеге.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.