Тәүлек эчендә Татарстанда 3 янгын чыккан

2015 елның 11 декабре, җомга

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  61 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 6 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 21 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 0 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 18 тапкыр. Республикада 3 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 3 янгын. 1 кеше зарар күргән. 1 кеше коткарылган.

Сәбәпләре: сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 2 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын.     

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 10 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыктылар.

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 7 тапкыр чыктылар.  Ишекләрне ачу буенча - 2 тапкыр, суда коткару операциясенә – 1 тапкыр, ДТПга – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 3 тапкыр.

11.12.2015 ел 03.14 Әлмәт шәһәре, Мәрҗәни урамы,165 нче йорт.

Биш катлы панель  торак йортта өченче каттагы бер бүлмәле фатирда ут чыга. Мәйданы 1 кв.м. Янгын сүндерүчеләр, 1977 елгы хатын – кызны коткаралар. Янгынның сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.

10.12.2015 ел 11.22 Чистай шәһәре, Прость елгасы.

1954 елгы ир-ат боз астына төшеп киткән дигән хәбәр килә. 3 нче зональ- эзләү коткару отрядының коткаручылары һәм ГИМС инспекторлары тиз арада фаҗига булган урынга чыктылар. Ир-атны табалар, коткаралар һәм ашыгыч медицина хезмәткәрләренә тапшыралар.

  Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.    

                                         

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International