Бүләк тә, сюрприз да

2015 елның 14 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ ГИМС Үзәгендә “Бозда сак бул” балалар рәсеме конкурсында җиңүчеләрнең бүләкләве узды. Бу конкурс республикада дүртенче тапкыр үткәрелә. Җиңүчеләр истәлекле дипломнар гына түгел, ә Кыш Бабайдан бүләкләр дә алдылар. Конкурста Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнарының дүрт меңнән артык башлангыч сыйныф укучылары катнашкан. Муниципаль дәрәҗәдә 350 эш сайланган иде. Бу саннан Мәгариф министрлыгы һәм ГИМС Үзәге белгечләреннән торган комиссия иң яхшы 12 рәсемне билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International