– Киләсе бәйрәмнәр – “кызу вакыт” һәм шул ук вакытта барлык идарә итү органнарының һәм оператив хезмәтләренең әзер булуын һәм уңышлы эш итүен тикшерү дә, – дип әйтте Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия рәисе, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин.
“Бәйрәм чараларын үткәрү объектларының янгын куркынычсызлык хәле һәм пиротехник әйберләрне куллану турында” доклад белән Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе башлыгы урынбасары Сергей Сергеев чыкты. Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты белән бергә 2015-2016 елларда Яңа Ел һәм Раштуа бәйрәм чараларын үткәрү вакытында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә юнәлгән оештыручы һәм практик чаралар комплексы ясалганы һәм башкарылганы турында белдерде.