Тәүлек эчендә Татарстанда 7 янгын чыккан

2015 елның 13 декабре, якшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  42 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 6 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 12 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 8 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 6 янгын.

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, электр җылыту җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, ут төртүдән – 1 янгын.  

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 6 тапкыр чыктылар. 1 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыктылар.

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 8 тапкыр чыктылар.  Югалган балыкчыны эзләү буенча – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 2 тапкыр, янгынга – 3 тапкыр.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.    

                                         

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International