Тәүлек эчендә Татарстанда 9 янгын чыккан

2015 елның 21 декабре, дүшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  52 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 16 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 17 тапкыр. Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 6 янгын. 3 кеше һәлак булган. 1 кеше коткарылган.

Сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, җылыту мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 3 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, 2 очракның сәбәбе ачыклана.    

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 4 тапкыр чыктылар. 1 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыктылар.

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 6 тапкыр чыктылар.  Башка хезмәтләр белән эшләү – 3 тапкыр, башка чакырулар буенча – 3 тапкыр.

21.12.2015 ел  00.32 Чүпрәле МР, Матак авылы, Совет урамы, 9 нчы йорт.

Ут бер катлы бүрәнәле торак йортта һәм каралтыда чыга. Мәйданы 108 кв.м. Янган хәрабәләр арасында янгын сүндерүчеләр өч мәетне таба, 1968 елгы ир-ат, 1973 елгы хатын – кыз һәм 2011 елгы бала мәете. Янгын сүндерүчеләр килгәнче күршеләр, 2008 елгы малайны коткара. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.

20.12.2015 ел 09.56  Әлмәт шәһәре, Чапай урамы, 4нче йорт.

Бердәм коткару номерына 4 кеше газ белән агуланган дигән хәбәр килә. 1981 ана кеше һәм 4 бала (2004,2005,2014 елгылар). Зарар күрүчеләрне балалар үзәк хастаханәсенә озаттылар, тикшергәннән соң өйгә җибәрделәр. Газ белән агуланганның сәбәбе – газ колонкасының төзек булмау.   

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.    

                                         

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International