Тәүлек эчендә Татарстанда 8 янгын чыккан

2015 елның 18 декабре, җомга

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  71 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 29 тапкыр, кыска ялганыштан – 0 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 16 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 6 янгын. 4 кеше зарар күргән.

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, транспорт чараның электр җиһазы төзек булмау аркасында – 1 янгын,  җылыту мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 10 тапкыр чыктылар. 2 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга чыкмадылар.

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 5 тапкыр чыктылар.  Ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр, башка чакырулар буенча – 3 тапкыр.

17.12.2015 ел 18.12 Казан шәһәре, Р.Зорге урамы,81 нче йорт.

Ут белән саксыз эш итү аркасында  фатирда ут чыга. 15 кв.м. мәйданында җиһаз яна. Янгын сүндерүчеләр өч хатын – кызны коткара, 1981,1973,1976 ел. Шулай ук күрше фатирлардан 30 кеше коткарылды, шуларның 5се бала.

 

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.    

                                         

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International