2015 елның 16 нчы декабрендә Кайбыч муниципаль районы Ульянково бистәсендә җылыткыч мичне кулланганда янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәгәнгә шәхси мунча янып киткән. Янгын урынына АРС-14 машинасында 1 кешедән торган ДПО “Ульянково” бүлекчәсе килгән. Иреклеләрнең җитез эшенә күрә сарайны һәм торак йортны янгыннан саклап булды.
Шул ук көнне Актаныш районы Түке бистәсендә иреклеләр тагын бер ишегалды төзелешен коткарганнар. “Аняк” ЧҖҖ агрофирмасының “Татарстан” ДПО бүлекчәсе сүндерер өчен җайлаштырылган ГАЗ-53 бензовозында янгынга килеп җиткән. 50 кв. метрлык мәйданда сарайның бөтен түбәсе ачык итеп яна иде. Иреклеләр янгын сүндерүчеләр белән бергә 250 мең сумлык шәхси милекне коткарган. Янгынның сәбәбе – электр җиһазны урнаштыру кагыйдәләрен үтәмәү.