Су объектларында кешеләрнең куркынычсызлыгы бүлеге башлыгы балыкчыларга җепшек көннәрдә бозга чыгарга тәкъдим итми

2015 елның 21 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең су объектларында кешеләрнең куркынычсызлыгы бүлеге башлыгы – Татарстан Республикасы кече көймәләр буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм тирә-як мохитне мониторинглау идарәсе прогнозы буенча республика территориясендә бу атна эчендә биш градустан артык кинәт җылы булып китү көтеләчәге турында сөйләде. Татарстанның су объектларында боз әле тотрыклы дәрәҗәсенә кадәрь катмаган. Уңай температуралар вакытында тотрыксыз боз бигрәк тә куркыныч булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International