Балалар күзләре белән янгын куркынычсызлыгы

2015 елның 21 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Бөтенроссия ирекле янгын сүндерү хезмәте Татарстан район бүлегенең Түбән Кама район һәм шәһәр бүлекчәсендә Янгын куркынычсызлык буенча Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр иҗаты конкурсының беренче этабы нәтиҗәләнде. Конкурс инде беренче генә ел үткәрелми һәм һәр саен катнашучыларның һәм җибәрелгән эшләрнең саны арта гына. Быел комиссия мәгълүматлары буенча беренче этапта 79 белем бирү йортлары катнашкан һәм 1 меңнән артык эшләр җибәрелгән: иншалар, рәсемнәр, вак-төяк, тапшырулар, хәтта мультфильмнар да.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International