Осталлык күрсәткәннәргә бүләк биреп, хезмәт бурычын башкарган вакытта һәлак булганнарны искә алып һәм ветераннарны хөрмәтләп, тантаналы рәвештә Татарстан Республикасы ГТХМ карамагындагы Эзләү-коткару хезмәте хезмәткәрләре 2015 елның данлы даталарны бәйрәм иттеләр: Россия ГТХМ 25 еллыгы һәм Татарстан ГТХМ 20 еллыгы. Килгәннәр алдында министр урынбасары – ТР ГТХМ карамагындагы ТР Эзләү-коткару хезмәте (ПСС) башлыгы Илһам Насыйбуллин сөйләм белән чыкты. Ул хезмәттәшләрен профессиональ бәйрәм белән дә тәбрикләде, 2015 ел өчен эш нәтиҗәләрен дә китерде. Республика эзләү-коткару хезмәте төрле һәлакәтләрне бетерер өчен 2 357 тапкырчыккан. ПСС хезмәткәрләре 544 кешене коткарган.
190 авария-коткару эшләрен үткәрер өчен аттестацияләнгән ПСС хезмәткәрләре исәбеннән 60 кеше 1 нче класс коткаручылары, 75 кеше 2 нче класс коткаручылары, 38 кеше 3 нче класс коткаручылары. Зональ эзләү-коткару отрядлары (ЗПСО) арасында 2015 ел эше нәтиҗәләре буенча ЗПСО № 4 Шәмәрдән иң яхшы булып танылган. Отряд җитәкчесенә күчмә Җиңүче кубогы бүләкләнгән. Икенче урынны ЗПСО № 5 Түбән Яке һәм өченче урынны ЗПСО № 6 Яр Чаллы алган.