Татарстанда ГТХМ бүлекләрендә илнең һәм республиканың чын патриотлары эшли

2015 елның 18 декабре, җомга

27 нче декабрьнең Россия Федерациясе Коткаручы көне профессиональ бәйрәме алдыннан Казанда ике юбилейлы датага – Россия ГТХМ 25 еллыгына һәм Татарстан ГТХМ 20 еллыгына – багышланган тантаналы чара үтте. Тантана “Корстон” кунакханә, сәүдә һәм күңел ачу комплексының залында булды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Гражданнар оборонасы  эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин, Россия ГТХМ Идел буе региональ узәк башлыгы Игорь Паньшин, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, Татарстанның беренче ГТХМ башлыгы Валерий Власов, республика министрлыкларының һәм идарәчелекләренең җитәкчеләре, хезмәт ветераннары катнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International