19.11.2009 елда сәгать 9.00 Спас районы Куралова авылының Упкын елгасыннан, Алексеевск шәһәренең №3 нче ЗПСО коткаручылары 11 яшьлек малайның үле гәүдәсен алып чыктылар. Боз астына төшеп киткән бала турындагы хәбәр, янгын сүндерү сагына 18 нче ноябрь 16 сәгать 45 минутта килде. Әлеге малайны күрүчечәләрнең сүзләренә караганда, ул каршы якта урнашкан балыкчылар станына эләгү өчен, култык аша узырга уйлады. Ләкин, урамда караңгы булганлыктан бала җылуны күрмәгән һәм боз астына төшеп киткән. Шуны әйтергә кирәк, әлеге сулыкта бозның калынлыгы 5 сантиметрны тәшкил итә. 19 нчы ноябрь көнне сәгать 7.00 эзләү эшләре башланды. Сәгать 9.00 ярдан 80 метр ераклыктан 5 метр тирәнлегеннән малайның үле гәүдәсен таптылар.