Кешеләрнең бозда үлү нәтиҗәсендә, профилактик максаты буенча, бүген казан бүлегенең Кече күләмле суднолар дәүләт инспекция үзәгенең хезмәткәрләре рейд уздырдылар. Рейд нәтиҗәсендә Казан елгасында балык тотучылар төркеменең булуы ачыкланды. Казан елгасындагы бозның калынлыгы 3-4 см, урыннары белән боз капламасы гомумән юк. Кат – кат кабатлаган кисәтүләрдән соң, Кече күләмле суднолар дәүләт инспекция хезмәткәрләре боз астында балык тотарга яратучыларны куа алдылар. Мондый рейдлар Кече күләмле суднолар дәүләт инспекция хезмәткәрләре көн саен уздыралар. Бик еш кына коткаручылар күп кешеләрнең аңламаулары белән очрашалар. Моңа мисал булып Лаеш районың Кама елгасында булган вакыйга тора. Профилактик рейдтан соң, үз гомерләрен санга сукмыча, яңадан юка бозга чыгалар. Балык тотучылар үзләре әйтүенчә : “Бу безнең өчен наркотик кебек!”.
Балаларның бозда үлүе, шулай ук бер проблема булып кала. Олы кешеләрнең карамагыннан калган ялгыз бала, еш кына аның гомеренә куркыныч янаган эшләр эшли. Спас районында булган фаҗига моның дәлиле булып тора. 11 яшьлек малай юка бозда тимераякта йөрү өчен өйдән чыгып китә. Фаҗига 18 нче ноябрь 16 сәгать 45 минутта булды. Малайның үле гәүдәсен икенче көнне генә №3 нче ЗПСО водолазлары таптылар.