Торак секторларда янгын куркынычсызлык хәлен тикшерү айлыгы буенча янгынга каршы дәүләт күзәтүчелек идарәсендә нәтиҗәләр чыгардылар

2009 елның 24 ноябре, сишәмбе
 

5 нче октябрьдән алып 5 нче ноябрьгә кадәр Татарстанда торак фондларда янгын куркынычсызлык хәлен тикшерү һәм янгын куркынычсызлык пропаганда  буенча айлык узды.

 Айлык барышында, янгынга каршы  дәүләт күзәтүчелек  һәм ОВД хезмәткәрләре 7807 күпкатлы һәм 58128 шәхси йортларның янгынга каршы хәлен тикшерүне уздырдылар.

   Шул исәптән тикшерүләрне: 445 притоннарда, 1485 уңышсыз гайләләр торган урыннарда, 2683 спитр эчемлекләрне куланучы кешеләр торган урыннарда алып бардылар.

   Социаль тәэмин итү хезмәткәрләр белән берлектә 5246 инвалидлар, ятим һәм карт кешеләр торган урыннарны тикшерү томышка ашты.

Ай буенча 914 кеше административ җаваплылыкка тартылды. Штраф күләме 679 мең сум тәшкил иткән. Янгын куркынычсызлык таләпләрне бозу өчен генә, милиция хезмәткәрләре  административ хокук бозу буенча  108 беркетмәне төзеделәр.

    Моннан тыш, янгынга каршы  дәүләт күзәтүчелек хезмәткәрләре 700 артык җыелыш уздырганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International