ЯҢАЛЫКЛАР


3
июль, 2010 ел
шимбә
 

Буа шәһәрендә янгын сүндерүчеләр  өйрәтмәләре узды. Өйрәтмәнең сценарий буенча   гомуми белем бирү мәктәбенә ИЛ – 76 самолеты төшә, нәтиҗәдә мәктәп бинасы ишелә. Гадәттән тыш шартлы хәлдә 30 кеше һәлак була 15 кеше төрле тән җәрәхәтләре ала.


1
июль, 2010 ел
пәнҗешәмбе

 

Җәрәхәтләнүчегә беренче ашыгыч ярдәм күрсәтү осталыгы, коткару җиһазлары белән эшләү, суда үзеңне тоту кагыйдәләре һәм янгын сүндерүче һөнәре белән таныштыру – менә мондый кызыклы “Куркынычсыз җәй” девиз астында йөргән  дәрес малайлар һәм кызларның исендә калды. Бу дәрес Югары Ослан районында урнашкан “Костер”сәламәтләндерү  лагерына йөргән балалар өчен уздрылды.



24
июнь, 2010 ел
пәнҗешәмбе

«Чтобы не было беды, ты с водою не шути» дигән темага балалар рәсем конкурсында катнашучыларны һәм җиңүчеләрне  бүләкләү  Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча Кече күләмле суднолар дәүләт инспекция үзәгендә узды.


23
июнь, 2010 ел
чәршәмбе
 

Бүген “Түбән Заречье” казан пляжында  күп санлы ял итүчеләр су коенып һәм кызынып кына ятмадылар, алар суга баткан кешене коткару һәм аңа беренче ашыгыч ярдәм күрсәтү күнегүләрен өйрәнделәр. Халык белән әлеге өйрәтмәләрне Казанның гражданнар саклау идарәсенең эзләү – коткару отрядының коткаручылары уздырдылар. Шулай ук, бу өйрәтмәләрдә Казанның ОСВОД коткару-җәмәгатьчеләре дә катнашты, алар әлеге пляжда көн саен дежур тоталар.      


21
июнь, 2010 ел
дүшәмбе
 

Көнкүреш газ шартлау нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булды, дүрт кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләнүләр алды.

20 июнь көнне Яр Чаллының, 48/05  Яңа шәһәр комплексында шартлау нәтиҗәсендә биш катлы панель торак йортның  81нче фатирында янгын чыга. Әлеге  хәбәр Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәнең кризис хәлләр идарә үзәгенә 15 сәг.55 мин. килә.


20
июнь, 2010 ел
якшәмбе
20 июнь көнне Яр Чаллының, 48/05  Яңа шәһәр комплексында шартлау нәтиҗәсендә (көнкүреш газ дип фаразлыйлар) бишкатлы панель торак йортның  81нче фатирында янгын чыга. Әлеге  хәбәр Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәнең кризис хәлләр идарә үзәгенә 16 сәг.00 мин. килә.

17
июнь, 2010 ел
пәнҗешәмбе

15
июнь, 2010 ел
сишәмбе
Бүген Чаллыда ашыгыч медецина хастаханәсендә кабыну чыкты. Әлеге хастаханадә ремонт эшләре алып барылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International