Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университет студентлары “Приволжье- куркынычсызлык территориясе” дигән иҗади конкурста җиңүчеләр булдылар. Әлеге конкурс Приволжск федераль округында 18 январьдән алып 30 апрельгә кадәр узды. Конкурс МЧС хезмәтен фәнни – практик максатыннан камилләштерү һәм Россия МЧС оешуының 20 еллыгына оештырылды.
Очрашуда эшчәнлекнең төп нәтиҗәләре, киләсе елга куелган бурычлары турында сөйләштеләр. Шулай ук, Премьер – министрга ТР гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин ТР янгыннарның һәм кеше үлеменең кимүе турында мәгълумат җиткерде.
УРМАН БЕТЕ ТОРМЫШЫННАН
Урман бете 2-3 ел яши. Өлкән урман бетләре көз һәм яз айларында зур урман хайваннарына ябышып аларның каннарын суыралар. Аннан ана бетләр җиргә йомырка салалар. Берничә атнадан йомыркадан личинкалар- җитлекмәгән бетләр барлыкка килә. Яз һәм җәй айларында вак хайван, тычканнар каны белән туеналар. Икенче елның язында нимфага әверелеп яңа үсеш стадиясе үтә һәм зур беткә әверелә.
Шулай ике еллык яшәү циклы дәвамында личинкалар һәм нимфалар зарарланган тычкан каны эчеп Лайм авыруы күчерәләр. Боррели зарарланган бет тукымасында бик тиз үрчи. Зарарланган бетләр башка иычканнарга, хайваннарга, шулай ук кешеләргә инфекция тарата.
Әлеге табыш турындагы хәбәр 12 сәг. 12 мин. 3/01 йорт торучысыннан килде. Ир кеше бишенче подъезд янындагы чуп-чар ташлый торган контейнерда зенит җайланма снарядын табу турында сөйләде.
28 май көнне 10сәг. 20 мин. “Казан” халыкара аэропортында юл – транспорт һәлакәтендә һәлак булган кешеләре белән “Оренбург авиалиния” самолеты төшәчәк. Үлү гәүдәләрне Казан шәһәренең гражданнар саклау идарәнең ЗПСО №2 һәм ПСО коткаручылары бушатачаклар.
Бүген Мәскәүгә Төркиядән Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Ил – 76 самолетында россия туристлары кайтты. Кайтучылар арасында Татарстан Республикасынан 5 кеше дә бар. Мәрхүмнәр әлегә Төркия башкаласында калдылар. Барлык җәрәхәтләнгән туристлар Мәскәү шәһәренең төрле дәвалану учрежденияләргә урнаштырылган. Исегезгә төшерәбез, ике көн әлек Төркиядә Россия туристларын экскурсиягә алып баручы автобус