Көнкүреш газ шартлау нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булды, дүрт кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләнүләр алды.
20 июнь көнне Яр Чаллының, 48/05 Яңа шәһәр комплексында шартлау нәтиҗәсендә биш катлы панель торак йортның 81нче фатирында янгын чыга. Әлеге хәбәр Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәнең кризис хәлләр идарә үзәгенә 15 сәг.55 мин. килә.
Бүген (21.06.10)Чаллының ашыгыч медецина ярдәм хастаханәдә 1980 елгы Казгунов Михаил Анатольевич алган җәрәхәтләнүләр нәтиҗәсендә (6 0 % пешү) һәлак булды.
15сәг. 56 мин. шартлау булган урынга 10 машина җибәрелде – 8 АЦ – 40 һәм 2 АЛ – 30 ПЧ – 54. Янгынга өченче югары номер бирелде. 16 сәг. 02 мин. фаҗига булган урынга ПЧ – 54 дежур караулның икенче бүлеге килде. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәч 81 нче фатирда аш бүлмәсе һәм зал ачык ялкын эчендә була. Алар тиз арада фаҗиганең масштабын һәм характерын билгеләделәр Янгынның мәйданы 72 кв.м. тәшкил иткән. Ялкын тиз арада өченче һәм дүртенче каттагы балконнарга күчте. Шартлау нәтиҗәсендә 81 нче фатирда бер панель стена ишелеп төште.
Янгын кыска вакыт эчендә сүндерелде. 16 сәг. 06 мин. янгын сүндерүчеләр янгынны сүндерделәр. Тугыз минуттан соң ачык ялкынны юк иттеләр. Җәрәхәт алган фатирларда № 79, 80, 81 ишек, тәрәзә һәм бүлмә аралары ишелде. 16 сәг. 45 мин. КЧС һәи ОПБ утырыш булды.
Фаҗига булган урында 5 автоцистерна, 2 автобаскыч, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәнең оператив төркеме, Чаллының янгын сүндерү гарнизонның шәхси составы һәм алтынчы эзләү – коткару зональ отряды эшләделәр. Шулай ук, хокук саклау хезмәткәрләре, энергетиклар, газовиклар, медецина катасрофа үзәгенең 5 бригадасы да үз эшләрен алып бардылар.
Җәрәхәтләнгән алты фатирдан 15 кеше коткарылды. 4 гайләне “КамАЗ” кунакханәсенә урнаштырдылар:
Казаков Борис Петрович, Козакова Софья Борисовна 78 фатир;
Воронов Георгий Сергеевич, Минбаева Наталья Георгиевна 80 фатир;
Зятина Надежда Борисовна, Кабихидзе Ирина Геннадьевна 83 фатир;
Суханов Александр Васильевич 84 фатир.
Алтынчы подъездның 15 фатирында 37 кеше тора, шуларның 7 бала. Барлыгы куркыныч подъездан 30 кеше коткарылды, шуларның 4 бала. 48/05 торак йорт 2009 елның октябрь аенда дәүләт янгынга каршы күзәтүчелек идарә хезмәткәрләре “Жилище” операция тарафыннан тикшерелгән булган.
Җәрәхәтләнүчеләр:
Суханова Любовь Федоровна: БСМП. реанимационное бүлегендә ята 1934 елгы.;
Казгунов Михаил Анатольевич:. БСМП. реанимационное бүлегендә ята1980 елгы.;
Сабитов Ленар Мартынович: киселгән яралар алган.Ашыгыч ярдәм урында ук күрсәтелде. 1991 елгы.;
Катков Дмитрий Александрович: киселгән яралар алган. Ашыгыч ярдәм урында ук күрсәтелде. 1993 елгы.;
Юдин Владимир Васильевич: киселгән яралар алган. Ашыгыч ярдәм урында ук күрсәтелде. 1991 елгы.