Чаллыда авария – коткару эшләре алып барыла

2010 елның 20 июне, якшәмбе
 

20 июнь көнне Яр Чаллының, 48/05  Яңа шәһәр комплексында шартлау нәтиҗәсендә (көнкүреш газ дип фаразлыйлар) бишкатлы панель торак йортның  81нче фатирында янгын чыга. Әлеге  хәбәр Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәнең кризис хәлләр идарә үзәгенә 16 сәг.00 мин. килә. Тиз арада килеп җиткән Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының федераль янгынга каршы хезмәте һәм ТР эзләү – коткару хезмәте оператив рәвештә фаҗиганең масштабын һәм характерын билгеләделәр. Янгын кыска вакыт эчендә сүндерелде. Фаҗига булган урыннан ике кеше коткарылды, шулай ук шартлау нәтиҗәсендә бер ир кеше урамга очып чыкты, аны Чаллының хастаханәсенә илтеләр. Шулай итеп, шартлау нәтиҗәсендә өч кеше җәрәхәтләнде. Җәрәхәт алган фатирларда  № 79, 80, 81 ишек, тәрәзә һәм бүлмә аралары ишелде. Ә, 81нче фатирда шартлау тышкы стенаның бер панелен бәреп чыгарды. Фаҗига булган урында 5 автоцистерна, 2 автобаскыч,  Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәнең оператив төркеме, Чаллының янгын сүндерү гарнизонның шәхси составы һәм алтынчы эзләү – коткару зональ отряды эшләделәр. Шулай ук, хокук саклау хезмәткәрләре, энергетиклар, газовиклар, медецина катасрофа үзәгенең 5 бригадасы да үз эшләрен алып бардылар.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International