Сценарий буенча, Әгерҗе районының “Әгерҗе-Кызыл Бор” юлында, Кучукова – Крынды трассасының 34 км “КАВЗ” маркадагы автобус “КАМАЗ”йөк машинасына бәрелде. Гадәттән тыш шартлы хәлдә автобусның өч пассажиры һәлак булды. Җәрәхәтләнүчеләр юк. Фаҗига турындагы хәбәр Әгерҗе муниципаль районының федераль янгынга каршы 101 янгын сүндерү сагының дежур пультына иртәнге тугызда килә. 9 сәг. 10.минутта юл – транспорт фаҗига булган урынга ТР буенча федераль янгынга каршы 101 янгын сүндерү сагының оператив төркеме чыкты. Шулай ук ДТП булган урынга Чаллының алтынчы эзләү – коткару зональ отряды да чыкты. Махсус тимер кисә торган инстумет белән коткаручылар бөгәрләнеп беткән машинадан шартлы үлүчеләрне алып чыктылар. Шартлы үлүчеләр ролен манекеннар башкардылар. Әлеге авария булган урында башка хезмәткәрләр дә үз эшләрен алып бардылар.“Татавтодор”ның ДРСУ авыр техникасы трассаны имгәнгән машиналардан чистарты. ГИБДД хезмәткәрләре ДТП булган урынны өйрәнделәр, тикшерделәр. 101 янгын сүндерү сагының янгын сүндерүчеләре юлга аккан ягулыкны(кабынып китмәс өчен) юып төшерделәр. Барлыгы өйрәтмәдә шәхси составның 39 кешесе, шуларның 15 кешесе МЧСтан һәм 15 техника катнашты. Барлык хезмәткәрләр үз эшләрен оператив рәвештә башкардылар.