ЯҢАЛЫКЛАР


14
март, 2012 ел
чәршәмбе

13 март көнне 16 сәг. 27 мин. Минзәлә районының ЕДДС диспетчерыннан Түбән Каманың су саклагыч урынында 27 машина һәм 60 балыкчы карда утырып калды дигән хәбәр килде. Әлеге хәл нәтиҗәсендә үлүчеләр һәм зыян күрүчеләр юк. 22сәг. 30 мин. барлык балыкчыларны  һәм  23 машинаны  эвакуацияләделәр. Калган дүрт машина 14 март көнне чыгарылды.  Аларга барысына да ашыгыч ярдәм күрсәтелде.  Барлыгы коткару эшләрендә 12 кеше һәм 7 техника катнашты,  Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан   4 кеше һәм 2 техника эшләде.


13
март, 2012 ел
сишәмбе

Кичә республикада 10 янгын булган. Нәтиҗәсендә бер кеше коткарылган. Үлүчеләр юк.  Янгыннарның чыгу сәбәпләре түбәндәгечә: 1 янгын тәмәке төпчеге аркасында чыккан, кыска ялганыштан 2 янгын, мичнең артык кызып китүдән 2 янгын, ут төртүдән 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән 1 янгын, 3 янгынның сәбәбе ачыклана.      

 


12
март, 2012 ел
дүшәмбе

11 март көнне 12 сәгать 05 минутта ФГКУ “7 ОФПС ТР буенча” диспетчер пультына Царицыно бистәсендә Травная, 31 урамындагы янгын турында хәбәр килә. 10 минуттан соң чакыру буенча беренче янгын расчетлары килде. Алар тиз арада янгынның характерын һәм масштабын билгеләделәр.


8
март, 2012 ел
пәнҗешәмбе

Бүген дәүләт янгынга каршы бинада Ватанны саклаучылар көне һәм Халыкара хатын – кызлар бәйрәме уңаеннан “А ну-ка, парни 2012 ”  профессиональ  конкурсның гала – концерты узды. Әлеге конкурс бишенче марттан алып җиденче матрка кадәр барды. Ул берничә этаптан узды теориядән зачет, спорт буенча әзерлек һәм иң мөһиме катнашучылар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.


6
март, 2012 ел
сишәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 33 тапкыр ярдәмгә ашыккан. Бу чорда республикада 5 янгын очрагы теркәлеп, аларда 1 кешенең гомере өзелгән. 11 сәгать 47 минутта Кама Тамагы авылының Дуслык урамындагы бер катлы агач йортта янгын чыккан. Янгын конструкцияләрен сүткәндә 1932 елда туган хатын – кыз мәете табыла. Ул янган йортның хуҗасы була. Янгынның сәбәбе хәзерге вакытта билге түгел, дәүләт янгын күзәтүчелек идарә хезмәткәрләре тикшерүләр уздырып аны ачыклый.    


5
март, 2012 ел
дүшәмбе

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча Кече күләмле суднолар дәүләт инспекция  үзәгендә тантаналы чара узды. Анда  «Будь внимателен дружок, знай, весной опасен лёд»! дигән балалар  рәсем конкурсның җиңүчеләрен  бүләкләделәр.  

Балаларга “Опасность на тонком льду” дигән фразага рәсем ясарга тәкъдим иттеләр. Аларның рәсемнәре буяуларның ачыклыгы,  матурлыгы, бик бай фантазия белән аерылып тора. Бүләкләү тантанасы узган зал, балалар рәсемнәре белән бизәлгән иде.


1
март, 2012 ел
пәнҗешәмбе

Зур Әтнә авылында янгын – тактик өйрәтмәләр узды. Әлеге өйрәтмәләр 108 нче янгын сүндерү сагы ФГКУ “7 отряд  ФПС РТ буенча” белән берлектә клиник район хастаханәнең үзәгендә узды. Өйрәтмәнең төп максаты булып тиз арада  объектның тактик характеристикасын өйрәнү,   коткаручыларның оператив эшләүе тора.


29
февраль, 2012 ел
чәршәмбе

Бүген “Корстон”да “Тормыш иминлегенең заманча проблемалары: теория һәм практика” дигән II халыкара фәнни-гамәли конференциянең пленар утырышы ачылды. Кичә конференциядә катнашучы Россия һәм чит илләр белгечләре юлларда тормыш куркынычсызлыгын тәэмин итү, иминлек һәм җәмгыять, экологик иминлекнең актуаль проблемалары, гадәттән тыш хәлләрдә иминлекне тәэмин итү, сәламәт шәхес турында секцияләрдә фикерләште. 


27
февраль, 2012 ел
дүшәмбе

Гадәттә, яңа хуҗалык елын башлаганда, узган ел нәтиҗәләренә күз салып йомгак ясала һәм киләчәккә максатлар куела. Без дә шул гадәткә тугры калып, районда янгын куркынычсызлыгы, бу өлкәдәге мөһим бурычлар турында сөйләшү өчен редакциябезгә районның гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар иминлеге идарәсе җитәкчесе Леонид Яковлевич Ромачковны кунакка чакырдык.


24
февраль, 2012 ел
җомга

23 февраль көнне Менделеевск шәһәренең Г. Тукай урамындагы өченче йортта 110 фатирда янгын чыга. Әлеге фатирда 1953 елгы хатын – кыз (пенсионер) һәм аның ире яшәде. Күршеләр әйтүенчә алар еш кына спиртлы эчемлекләр эчтеләр, фатир эчендә тәмәке тарттылар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International