11 март көнне 12 сәгать 05 минутта ФГКУ “7 ОФПС ТР буенча” диспетчер пультына Царицыно бистәсендә Травная, 31 урамындагы янгын турында хәбәр килә. 10 минуттан соң чакыру буенча беренче янгын расчетлары килде. Алар тиз арада янгынның характерын һәм масштабын билгеләделәр. Тикшерү барышында ике катлы бина ачык ялкын белән янды. Янгынның күрше биналарга күчү куркынычы бар иде. Шулай ук, кыска ялганыш булу куркынычы да булды, чөнки йорт янында югары вольтлы электр линиясе уза. Янгынга өченче номер бирелде. Барлыгы ут белән 16 техника һәм 50 кеше көрәште. Янгынны сүндерү барышында бинада 6 газ баллоны табылды, янгын сүндерүчеләр аларны куркынычсызлык урынга куйдылар. 13 сәг.40 минутта утны сүндерделәр. Янгынның мәйданы 400 кв.м. тәшкил иткән. Сәбәбе ачыклана.