13 март көнне 16 сәг. 27 мин. Минзәлә районының ЕДДС диспетчерыннан Түбән Каманың су саклагыч урынында 27 машина һәм 60 балыкчы карда утырып калды дигән хәбәр килде. Әлеге хәл нәтиҗәсендә үлүчеләр һәм зыян күрүчеләр юк. 22сәг. 30 мин. барлык балыкчыларны һәм 23 машинаны эвакуацияләделәр. Калган дүрт машина 14 март көнне чыгарылды. Аларга барысына да ашыгыч ярдәм күрсәтелде. Барлыгы коткару эшләрендә 12 кеше һәм 7 техника катнашты, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан 4 кеше һәм 2 техника эшләде.
ОГ ПЧ- 122 2 кеше. 1 тех.
«Чистый город» 2 кеше 1 тех.
Администрация 1 кеше 1 тех.
ДПО ООО А/Ф «Вамин-Мелькень» 2 кеше 1 тех.
ЗПСО (һава мендәре судносы) 2 кеше 1 тех.
«Металосервис»(һава мендәре судносы) 2 кеше 1 тех.
«И.П. Юдин» (һава мендәре судносы) 1 кеше 1 тех