«А ну – ка, парни!» МЧС хезмәткәрләре арасында уза торган республика иҗади конкурсның гала – концерты узды.

2012 елның 8 марты, пәнҗешәмбе

Бүген дәүләт янгынга каршы бинада Ватанны саклаучылар көне һәм Халыкара хатын – кызлар бәйрәме уңаеннан “А ну-ка, парни 2012 ”  профессиональ  конкурсның гала – концерты узды. Әлеге конкурс бишенче марттан алып җиденче матрка кадәр барды. Ул берничә этаптан узды теориядән зачет, спорт буенча әзерлек һәм иң мөһиме катнашучылар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Быел “А ну-ка, парни” конкурсында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 16 батыры  катнашты. Конкурсның төп темасы булып Совет чорына кадәр булган тарихи шәхесне күрсәтү. Әлеге тема юкка гына сайланманган, чөнки РФ президенты указы нигезендә 2012 ел тарихи ел дип игълан ителде. Шул теманы тулысынча ачып  катнашучылар төрле кызыклы номерлар күрсәттеләр.   

Җиңүчеләрне бүләкләү өчен сәхнәгә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәнең кадрлар идарә җитәкчесе эчке хезмәт полковнигы Лоханов Николай Павлов улы чыкты.  Катнашучыларга бүләкләрне  тапшыру алдыннан,  ул  Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының барлык гүзәл затларын котлады.

Конкурсның нәтиҗәләре буенча өченче урынны  Рахимов Айрат (Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча кризис хәлләр идарә үзәге ) алды. Икенче урынны Түбән Каманың федераль янгынга каршы 1 отрядның Даутов Робертка бирелде. Беренче урынны “Мистер – МЧС 2012” титулын  Короле Иван яулады (Казан шәһәре федераль янгынга каршы 7 отряды). Аларга диплом һәм ленталар бүләк ителде. Калган катнашучыларга диплом тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International