Хастаханәдә өйрәнделәр

2012 елның 1 марты, пәнҗешәмбе

Зур Әтнә авылында янгын – тактик өйрәтмәләр узды. Әлеге өйрәтмәләр 108 нче янгын сүндерү сагы ФГКУ “7 отряд  ФПС РТ буенча” белән берлектә клиник район хастаханәнең үзәгендә узды. Өйрәтмәнең төп максаты булып тиз арада  объектның тактик характеристикасын өйрәнү,   коткаручыларның оператив эшләүе тора.

Районның больница  хезмәткәрләре белән берлектә янгын сүндерү буенча республика өйрәнүләре узды. Янгын булган очракта, Алла сакласын, әлбәттә ничек эш итәргә кирәклеген күрсәттеләр. Россия Гадәттән тыш хәлләрнең  РТ буенча Казандагы идарәсеннән белгечләр килде. Алар өйрәнүләрнең барышын карадылар,  кимчелекләрне күрсәттеләр, - дип хәбәр итте янгын сакчыллыгы бүлеге җитәкчесе Данис Сибгатуллин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International