«Будь внимателен дружок, знай, весной опасен лёд»! дигән рәсем конкурсы узды

2012 елның 5 марты, дүшәмбе

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча Кече күләмле суднолар дәүләт инспекция  үзәгендә тантаналы чара узды. Анда  «Будь внимателен дружок, знай, весной опасен лёд»! дигән балалар  рәсем конкурсның җиңүчеләрен  бүләкләделәр.  

Балаларга “Опасность на тонком льду” дигән фразага рәсем ясарга тәкъдим иттеләр. Аларның рәсемнәре буяуларның ачыклыгы,  матурлыгы, бик бай фантазия белән аерылып тора. Бүләкләү тантанасы узган зал, балалар рәсемнәре белән бизәлгән иде.

Конкурста 150 нче рус – татар урта белем бирү мәктәбенең 1-3 сыйныф укучылары катнашты. Барлык рәсемнәрдән жюри әгъзалары 20 рәсемне сайлап алдылар. Җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр бирделәр. Сәләтле балаларны ТР Кече күләмле суднолар  буенча баш инспекторы  Илһам Насибуллин бүләкләде.

Беренче урынны 3нче сыйныф укучысы Игорь Попов яулады. Үзенең рәсемендә ул боз астына төшеп киткән кызны МЧС хезмәткәре коткарганын сүрәтләде.   Икенче урынны 1Б сыйныф укучысы Архипова Арина алды. Өченче урын 3Б сыйныф укучысы Ашлепкина Аннага бирелде. 

Әлеге чараны уздыру матур традициягә әверелде.   Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча Кече күләмле суднолар дәүләт инспекция хезмәткәрләре әйтүенчә куркынычсызлык культурасына балаларны кечкенә чактан ук өйрәтергә кирәк. 

Тантаналы чарадан соң мәктәп балаларны тагын бер бүләк көтеп торды – ул Казансу елгасы буенча һава мендәрендә йөрү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International