Янгыннар янамасын!

2012 елның 27 феврале, дүшәмбе

Гадәттә, яңа хуҗалык елын башлаганда, узган ел нәтиҗәләренә күз салып йомгак ясала һәм киләчәккә максатлар куела. Без дә шул гадәткә тугры калып, районда янгын куркынычсызлыгы, бу өлкәдәге мөһим бурычлар турында сөйләшү өчен редакциябезгә районның гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар иминлеге идарәсе җитәкчесе Леонид Яковлевич Ромачковны кунакка чакырдык.

-          Узган ел 6 майда Россия Федерациясе Президенты Дмитрий Медведев фәрманы нигезендә “Янгыннан ирекле саклану халык дружиналары турында”гы Закон (№ 100-ФЗ) үз көченә керде. Шул нигездә республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов фәрманы белән андый Закон август аенда Татарстаныбызда да кабул ителгән иде. Бу законнар районыбызда ничек үтәлә, Леонид Яковлевич?

-          Янгыннан саклану ирекле халык дружинасына кабул итүне сорап, бүгенгә 225 гариза кабул ителде һәм уңай хәл ителде, - диде ул җавапка. – Аны безгә Интернет аша да юллап була. Моның өчен www.tatarstan.vdpo.ru сайтына керергә генә кирәк.

-          2011 елга нәтиҗәләр дә ясап үтик әле... 

-          Узган елда район территориясендә барлыгы 29 янгын чыгу очрагы теркәлде. Бик аяныч, ут эчендә 2 кешенең гомере өзелде, 2 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды.

-          Янгын килеп чыгуның сәбәпләре нинди?

-          Электр челтәрләрендә кыска ялганыш килеп чыгу аркасында 1, ачык ут, тәмәке белән саксыз кылану аркасында 11, мичләр, төтен юллары, морҗаларның төзексезлеге аркасында 12 янгын очрагы булды. Балалар шуклыгы, үз – үзеннән кабыну һәм башка сәбәпләргә бәйле  3 янгын чыгу очрагы теркәлде. Һәм тикшерүчеләребез ике тапкыр янгын чыгуның төп сәбәбе ут төртү дип нәтиҗә ясады.

-          Бусы нәрсә инде тагын?.. 

-          Соңгы елларда авылларда буш йортларны юнь генә бәягә сатып алучы шәһәр кешеләре пәйда була башлады. Беркем яшәмәгән, юньләп файдаланылмаган бу йорт янып киткәч кенә аның бик зур суммага иминиятләштерелүе хакында билгеле була. Белмим, бу “бизнес”ның яңа бер төре ахырысы. Һәрхәлдә, без әнә шулай уйларга мәҗбүр. Авыл җирлекләре башлыклары белән сөйләшкәндә дә, бу тема бик еш күтәрелә хәзер.

-          Янгыннардан нинди корылмалар күбрәк зыян күрде?

-          2011 елда районда 9 өй, 9 мунча, 2 гараж, 2 сарай- каралты, 2 сак – каравыл бинасы, 1 кибет, 2 төр техника ут эчендә калды. Аларның хуҗаларына ут китергән зыян миллионнар белән исәпләнә.

-          Былтыр районда күзәтелгән янгын чыгуның бер очрагы электр линиясендәге кыска ялганыш аркасында, дип белдердегез. Район энергетикларына дәгъваларыгыз юктыр бит?        

-          Алай димәс идем мин. Соңгы 5 елда алар максатчан программа нигезендә эшләп, районның бөтен мәктәпләренә, балалар бакчаларына, социаль әһәмиятле барлык объект – корылмаларга керүче ачык һава электр линияләрен дә ябык типлы СИП кабеленә алыштырдылар. Шуңа да хәзер районда бу әһәмиятле корылмалар янгын куркынычсызлыгы таләпләренә тулысынча җавап бирә дип саныйм. Бу биналарның эчке электр хуҗалыгы да тулысынча алыштырылды. Бу бик тә мөһим эшләрне тиз һәм сыйфатлы итеп башкарган район электр челтәрләре һәм “Апасэнергосервис” коллективларына зур рәхмәт. Алар көче белән авылларда да ачык һава урам электр линияләрен СИП типлы ябык кабельгә алыштыру эшләре колачлы итеп алып барыла, хәзер районда аның гомуми озынлыгы 150 километрга җитә. Бу шулай ук районда янгын куркынычсызлыгы сизелерлек яхшыртты. Бүген районда барлыгы 380 объектта янгын – сак сигнализациясе монтажланган, бу да янгын куркынычсызлыгы, аны булдырмау һәм кисәтү хакына кирәкле зур эшләрнең берсе. Хәзер бу, урыннардагы янгын – сак пультларын “ГЛОНАС” космик элемтә системасы аша Апас янгын частеның аерылгысыз өлеше – үзәкләштерелгән бердәм диспетчерлык пункты (ЕДДС) мониторларына тоташтыру турында хыялланабыз. Моңа әзерлек эшләрен башладык инде.

-          Янгынны су белән җиңәләр. Бу хакта әйтер сүзегез юкмы? 

-          Районда барлыгы 150гә якын артизиан суы башнясы, ачык сулыклар, җир асты сусаклагычлары исәпләнә. Хәзер авылларда “Чиста су” дәүләт программасы белән урам суүткәргечләре салынганда янгын машиналары ихтыяҗларына махсус гидрантлар куела башлады. Бу юнәлештә башкарыласы эшләр бик күп әле. Тик ышанам, район җитәкчелеге, авыл җирлекләре башлыклары белән бергәләшеп һәм максатчан эшләп, районыбызда бу проблема да бик тиздән уңай чишелеш табачак.

Апас районының “Йолдыз” газетасы          

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International