Аракы + Тәмәке = Фаҗига

2012 елның 24 феврале, җомга

23 февраль көнне Менделеевск шәһәренең Г. Тукай урамындагы өченче йортта 110 фатирда янгын чыга. Әлеге фатирда 1953 елгы хатын – кыз (пенсионер) һәм аның ире яшәде. Күршеләр әйтүенчә алар еш кына спиртлы эчемлекләр эчтеләр, фатир эчендә тәмәке тарттылар.  Фаҗига булган көнне дә алар нәкъ менә шул эшләре белән мавыкканнар, ләкин әче су аз булу сәбәпле ир кеше яңадан кибеткә киткән. Пенсионер апа ул вакытта исереп урын өстендә тәмәке тартып йоклап киткән. Янгының сәбәбе әнә шул аракы һәм тәмәке гаепле булган дип фаразлылар янгын сүндерүчеләр. Беренче янгын расчетлары килгәч фатир ялкын эчендә була. Янгынны сүндергән вакытта янгын сүндерүчеләр әлеге пенсионер апаның мәетен табалар. Янгынның мәйданы 20 кв.м. тәшкил иткән. Төтенле йорттан 27 кеше коткарылды, шуларның 10сы бала.        

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International