21 февраль көнне 13 сәг. 40 минутта Әгерҗе муниципаль районының бердәм дежур диспетчер хезмәтенә Кадыбаш авыл торучысыннан йорт януы турындагы хәбәр килә. Йорт беркатлы, бүрәнәле. Йорт тыгыз салынганлыктан янгынның башка йортларга күчү куркынычы бар иде.
21 февраль көнне 19 сәг. 56 минутта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча кризис хәлләр идарә үзәгенә кран төшүе турындагы хәбәр килә. Әлеге хәл Мирный бистәсендә була.
Казан муниципаль берәмлеге биләмәләренә кергән 12 кв. км чамасы гомуми мәйдан җирдәге 326 шәхси торак йортка быел язын су басу ихтималы бар: аларда 1043 кеше гомер итә. Аерым алганда, бу, нигездә, язгы ташудан ел да диярлек интегә торган Совет һәм Идел буе районнарының Әки, Игумново, Малые Клыки, Салмачы, Вознесение, Царицино, Сосновка, Дружба бистәләренә кагыла. Шулай ук кала эчендәге Подлужная, Копылов, Успенский, Батыршин, Серов һ.б. урамнар юлларына, җәяүлеләр өчен салынган җир асты юл кичүләренә, метрополитен станцияләренә дә күп итеп су җыелып уңайсызлыклар китерергә мөмкин. Дөрес, Кадышевода су җыелмасын өчен былтыр зур диаметрлы торба куелган, ел саен Игумновода 10 йортны баса торган турыдагы өзелгән су агып җыелу канализациясенең 17 метры җылы вакытта алыштырылган, үткән ел язын аннан 40 мең кубометр су суыртылган булган, тагын Гадел Кутуй урамындагы шәхси секторда суны борып җибәрү эшләре башкарылган һ.б.
Россия Гражданнар оборонасы эшләре , гадәттән тыш хәлләр һәм бәла – каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе Янгынчылык хезмәте подразделениеләре тревога буенча 51 тапкыр юлга чыкан. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Нәтиҗәдә 50 кеше коткарылган. Кыска ялганыш нәтиҗәсендә 2 янгын чыккан, ут төртүдән 1 янгын, мичнең артык кызып китүдән 2 янгын, билгесез сәбәпләр буенча 1 янгын чыккан.
Татарстанда былтыр 3571 янгын сүндерелгән (2010 елда – 3628), аларда 269 кешенең гомере өзелгән (2010 елда – 271), матди югалтулар 23 процентка азрак булган. Янгыннар һәм аларда кешеләр үлү очраклары Балтач, Зәй, Сарман, Арча районнарында арткан, янгын куркынычсызлыгы мәсьәләсендә Әлмәт, Яшел Үзән, Буа, Биектау, Менделеевск районнары уңышлырак эшләгән.
Бүген Казанда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенә хәрби байрак тапшыру тантанасы булды. Шулай ук байрак тапшыру тантанасында Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының баш хәрби эксперты Павел Плат, ТР Хөкүмәте беренче вице-премьеры Равил Моратов, шулай ук Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе шәхси составы катнашты.
Бүген Казанның “Корстон” комплексында, РФ Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе округы субъектлары буенча Баш идарә башлыклары һәм РФ ИФО субъектлары башкарма хакимиятләре органнарының гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгы комиссияләре рәисләре катнашындагы уку-методик җыены кысаларында, РФ министрлыгының Идел буе төбәк үзәгенең 2011 нче елгы эшчәнлеге йомгакларына һәм 2012 нче елга яңа бурычлар билгеләүгә багышланган коллегия утырышы узды.
Россиядә аномаль салкыннар вакытында даими яшәү урыны булмаган гражданнар турында кайгыртырга кирәк. Россия Федерациясе гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министры Сергей Шойгу чираттагы Бөтенроссия селектор киңәшмәсе вакытында әнә шулай дип белдерде. Киңәшмәдә РФ субъектларының түбән температура шартларында эшләүгә әзерлегенә бәйле мәсьәләләр хакында фикер алыштылар.
Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин, шулай ук республика Сәламәтлек саклау, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык, Фән һәм мәгариф, ТР буенча Эчке эшләр министрлыклары вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Татарстанда якын көннәрдә җылытмаячак. Ул хакта бүген "ТР гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУ җитәкчесе Сергей Захаров гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм аларны ликвидацияләү һәм янгын куркынычсызылыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышында хәбәр итте. Утырыш ТР Хөкүмәт йортында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов рәислегендә узды. Сергей Захаров хәбәр иткәнчә, республикада 21 гыйнвардан аномаль салкын һава торышы урнашты. Тәүлек өчен уртача температура нормадан 10-15 градуска түбәнрәк.
Кичә көндезге уникеләр тирәсендә Казанның Ямашев 81 урамында янгын чыккан. Дүрт бүлмәле фатир янган. Ут белән камап алынган фатирдан янгын сүндерүчеләр ике 1954 елгы һәм 1979 елгы хатын – кызны коткарган. 18 кешене эвакуацияләгәннәр. Зыян күрүчеләр юк. Янгынның мәйданы 5 кв.м. тәшкил иткән. Ут электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында чыккан.