Сак булыгыз: ЯНГЫН!

2012 елның 28 марты, чәршәмбе

27 март көнне янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 38  тапкыр ярдәмгә чыккан. Республикада  2 янгын очрагы теркәлгән. Бер кеше җәрәхәтләнгән. 01сәг. 22 мин. башкаланың Фучик урамындагы  бер фатирның алгы бүлмәсе янган. 1973 елгы ир кеше төтен белән агуланган. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.     

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

·         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

·         Яткан җирдән тәмәке тартмаска

·         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

·         Төзек булмаган электр үткәргечтән , ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

·         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

·         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

·         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International