Бүген коткаручылар һәм Туполев исемендәге Казан авиация университетының волонтерлары Янки авылында ялгыз яши торган 93 яшьлек Хәймә әбинең ишек алдын, түбәсен кардан чистарттылар. Әлеге ярдәм күрсәтү акциясе ел саен ташу зонасына эләккән урыннарда уза.
Ярдәм күрсәтү эшенә керешкәнче волонтерларга Казанның иҗтимагый оешманың рәисе “ОСВОД” инструктаж үткәрде. Шулай ук, әлеге оешма волонтерларны тулаем киендерде. Резин аяк киеме, каска һәм куртка студентлар өстендә яңа икәнлеге әллә каян күренеп торды. Профессионаллар һәм иҗтимагый коткаручылар ярдәм күрсәтү чара кысаларында социаль саклау идарәсе белән бик нык бәйләнештә торалар. Социаль саклау идарәсе коткаручыларга ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләрнең исемлеген бирәләр, ә Казанның эзләү-коткару отряды студентлар белән аларга түләүсез ярдәм күрсәтәләр.
- Әлеге хәйрия чараны без икенче ел уздырабыз. Монда Казанның башкарма комитетының гражданнар саклау идарәсе, Казанның эзләү - коткару отряды, Казанның ОО “ОСВОД” һәм коткаручылар – җәмәгатьчелләр, Туполев исемендәге Казан авиация университетының студентлары катнаша, - дип әйтте Казанның ОО “ОСВОД” рәисе Александр Коробицын. – Акциянең төп максаты булып –туганнары булмаган ялгыз картларга, инвалидларга ярдәм күрсәтү тора. Безнең бурычыбыз түбәдән һәм ишек алдыннан карны җыеп чыгару.
- Без КАИның волонтер – коткаручылары түләүсез ярдәм күрсәтү белән икенче ел шөгыльләнәбез. Былтыр коткаручылар белән бергә без 20 йортны чистартып чыгардык, быел да шуның хәтле чистартырга планлаштырабыз. Бу бик кирәкле эш – туганнары булмаган ялгыз әбиләргә, бабайларга ярдәм күрсәтү, - дип әйтте Туполев исемендәге Казан авиация университетының 2нче курс студенты Айнур Ямалдинов.- Физик эш ул безнең өчен гадәткә кергән эш, аның бернинди кыенлыгы юк, чөнки без спорт белән шөгыльләнәбез.
Язгы ташу беткәнчегә кадәр Казан коткаручылары һәм волонтерлар ташу зонасына кергән тагын егермедән артык ялгыз пенсионерларга, инвалидларга ярдәм күрсәтергә планлаштыралар.