Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәнең бию коллективы “Морозко 2012” Бөтенроссия балалар һәм яшүсмер иҗат фестивалендә икенче урын алды

2012 елның 27 марты, сишәмбе

25 февральдан алып 28 февральга кадәр башкалыбызда “Морозко - 2011” бөтенроссия фестиваль – конкурсы  узды. Быел фестивальгә төрле шәһәрләрдән 1000 якын  катнашучы җыелды. Татарстан яшьләре дә әлеге конкурста традицион рәвештә актив катнашты. Жюри әгъзаларына да танылган вокал укытучылары, хореографлар, режиссерлар, иҗат коллективларның җитәкчеләре, һ.б керде.

Мәркәзебезгә килгән кунакларга иҗади очрашулар, мастер – класслар, экскурсияләр, төрле күңел ачу программалар оештырылды. Катнашучыларның чыгышлары 26  февральдан алып 27 февральга кадәр барды. Гала – концерт һәм җиңүчеләрне бүләкләү  28 февраль көнне узды.  Фестиваль ике концерт мәйданында  барды: Салих Сәйдәш исемендәге Зур концертлар залы һәм “Ак Барс” яшьләр үзәгенең концертлар залы.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәнең “Стихия” бию коллективы халык хореография номинациясендә чыгыш ясады. Яшьләр – профессиональ төркемендә безнең коллектив икенче дәрәҗәдәге диплом яулады.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International