Яшүсмерләр арасында дөнья чемпионы, ТР янгын – кулланма спорт буенча җыелма команданың вәкилле Артур Абдулхаликов Россия янгын – кулланма спорт буенча яшүсмер чемпионатының абсолют җиңүчесе булды. Чемпионат Екатеринбург шәһәрендә узды.
Татарстан спортсмены 100 метрлы полосаны ерып чыгудан тыш, өйрәнү бинаның икенче катына штурм баскычы буенча менүдә дә җиңү яулады. Моннан тыш, Артур Абдулхаликов яшүсмерләр арасында Россияның югары казанышына иреште, ул 100 метрлы полосаны 16.20 секунд вакыт эчендә ерып чыкты. Икенче урынны да безнең Татарстан спортсмены Камил Ибраһимов алды. Олылар арасында 100 метрлы полосаның икенче результатын Алексей Тарасов күрсәтте. Гомум команда нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының җыелма командасы 5 нче урынны яулады.